Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2016

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 7 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 7 мең тоннадан артык кар чыгарылган Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 7 мең тоннадан кар чыгарылган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе порталы.

Юлларны чистарту эшләрендә 471 юл эшчесе һәм 674 берәмлек махсус техника  катнашкан, шул исәптән 100 комплекслы юл машиналары (КЮМ), 71 “Бошунг” КЮМ, 16 кар төягеч, 145 трактор щеткасы, 61 фронталь төягеч, 63 “Барсик” кече төягече, 160 үзбушаткыч җәлеп ителгән.

Тәүлек эчендә юлларны һәм тротуарларны тәртипкә салуда 1,2 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Кышкы сезон башланганнан бирле барлыгы 138,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Бүген шәһәр урамнарында 399 юл эшчесе һәм 299 берәмлек махсус техника  эшләр дип көтелә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20