Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2016

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8 мең 46 тонна кар чыгарылган. Чистарту эшләрендә 545 юл эшчесе һәм 607 берәмлек махсус техника катнашкан, шул исәптән 88 комплекслы юл машиналары (КЮМ), 56 “Бошунг” КЮМ, 14 картөягеч, 128 трактор щеткасы, 27 грейдер, 68 фронталь төягеч, 48 “Барсик” кече-төягече, 162 үзбушаткыч, шулай ук роторлар, бульдозерлар, экскаваторлар һәм тротуар чистарта торган машиналар кулланылган.
Тәүлек эчендә, юлларны һәм тротуарларны тәртипкә салу өчен, 42,5 тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Кышкы сезон башланганнан бирле барлыгы 294 мең тоннадан артык кар түгелгән.
Бүген көндез план буенча шәһәр урамнарында 475 юл эшчесе һәм 312 берәмлек махсус техника эшләр дип көтелә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20