Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2015

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 9 мең 478 тонна кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 9 мең 478 тонна кар чыгарылган. Урамнарны кардан чистарту эшенә 633 юл эшчесе һәм 640 берәмлек махсус техника  җәлеп ителгән. Шул исәптән, 80 катнаш юл машинасы, 60 “Бошунг” КЮМ, 15 картөягеч, 123 трактор щеткасы, 24 грейдер, 76 фронталь төягеч, 54 “Барсик” мини төягече һәм 176 үзбушаткыч эшләгән, дип хәбәр итә башкала мэрияса матбугат хезмәте.

Узган тәүлектә 161 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган. 

Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 364 меңнән артык тонна кар чыгарган, юлларда 40 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20