Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2016

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 9 мең тонна чамасы кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8,7 мең тонна кар чыгарылган. Чистарту эшләрендә 541 юл эшчесе һәм 663 берәмлек махсус техник катнашкан, шул исәптән 94 комплекслы юл машиналары (КЮМ), 71 “Бошунг” КЮМ, 11 картөягеч, 126 трактор щеткасы, 22 грейдер, 73 фронталь төягеч, 57 “Барсик” кече-төягече, 186 үзбушаткыч, шулай ук роторлар, бульдозерлар, экскаваторлар һәм тротуар чистарта торган машиналар кулланылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.
Тәүлек эчендә, юлларны һәм тротуарларны тәртипкә салу өчен, 200,5 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Кышкы сезон башланганнан бирле барлыгы 387 мең тоннадан артык кар түгелгән.
Бүген көндез план буенча шәһәр урамнарында 459 юл эшчесе һәм 307 берәмлек махсус техника эшләр дип көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20