Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.01.2015

Узган тәүлектә Казаннан 13 меңнән артык тонна кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казаннан 13 мең 473 тоннадан артык кар һәм ком-тоз катнашмасы чыгарылган, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе порталында.
Аерым алганда, урамнарны кардан чистартуда 658 эшче һәм 745 махсус техника катнашкан.
Бер тәүлектә 466 тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптә 70 тонна реагент һәм 396 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген көндез шәһәр юлларында 542 эшче һәм 339 махсус техника эшли.
Кышкы чор башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәр урамнарыннан 308 мең тонна чамасы кар чыгарган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20