Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.03.2016

В. И. Качалов исемендәге Зур рус драма театры Франциядә уздырыла торган фестивальдә катнаша

Казанның В. И. Качалов исемендәге Зур рус академия драма театры Франциянең Марсель шәһәрендә уздырыла торган ХХI Рус сәнгате фестивалендә катнаша.

11 һәм 12 март көннәрендә “Турски” театры сәхнәсендә качаловлылар Александр Копков әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Золотой слон” спектаклен күрсәтәчәк. Спектакльләрдән соң “Кабаре“ дип исемләнгән музыкаль программа тәкъдим ителәчәк.

В. И. Качалов театры моңда кадәр дә әлеге фестивальдә актив катнашты. Тамашачыларга алар Ж.-Б.Мольерның “Плутни Скапена”, Д.Бок һәм Д.Стайнның “Скрипач на крыше”, М.А.Булгаковның “Роковые яйца”, Б. Брехт һәм К. Вайльның “Трехгрошовая опера”, И.Квирикадзеның “Американская шлюха, или Путешествие по России с папой-алкоголиком” спектакльләрен күрсәткән иде. 1999 елда, Александр Сергеевич Пушкинның тууына 200 ел тулу уңаеннан, качаловлылар куйган “Пиковая дама” спектакле премьерасы да әлеге фестиваль кысаларында булды. Узган ел А.П. Чеховның “Вишневый сад” һәм Ф.М.Достоевскийның “Дядюшкин сон”ы ХХ юбилей фестивален Казан театры аншлаг белән ачкан иде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20