Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2017

Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителә

Казанда 26 һәм 27 сентябрь көннәрендә узачак вакансияләр ярминкәсендә эшне яшьләргә генә түгел, ә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә дә тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Татарстан башкаласының мэрия порталы хәбәр итә.

Биредә белгечләр вакансияләр буенча белешмә бирәчәк, килүчеләр эшкә урнашу өчен юллама алачак.

Ярминкә барышында хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, дәүләт гарантияләре, яңадан һөнәри уку, пенсия белән тәэмин итү кебек сораулар каралачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!