Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2018

Васил Гарифуллин: Бюджет урыннары булмау сәбәпле, абитуриентларны югалтырга мөмкинбез

КФУ Журналистика Югары мәктәбенең көндезге уку бүлегендә бюджет урыннары булмау сәбәпле, көчле абитуриентлар Мәскәү яки Питер университетларына китәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин әйтте.

«Ачык ишекләр» көне уздырдык, безгә укырга килергә теләгән укучылар күп, әмма бу БДИга бәйле. Аның нәтиҗәләре ничек булачак — әле беркем белми. Килергә теләү ул — шул ук вакытта виртуаль әйбер дә. Журналист булырга теләгән кеше, бюджет урыны булмау аркасында, Мәскәүгә китеп барырга мөмкин. Чөнки Мәскәүдә бюджет урыннары бар. Петербургта да булачак журналистлар өчен бюджет урыннары булдырылган. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ буенча югары балл җыя икән, ул рәхәтләнеп, Мәскәү яки Петербург университетына китә ала. Безнең әле яхшы абитуриентларны югалту куркынычы бар", — диде Васил Гарифуллин.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!