Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.10.2017

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Башкортстанга килде

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Башкортстанга килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшлекле сәфәр кысаларында ул Иглин районы Улу-Теләк авылында булып, Идиятуллин" фермер хуҗалыгы белән таныша. Соңрак Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге бинасында республикадагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы көтелә.

Кичен исә “Башкортстан” дәүләт концерт залында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең Россиядәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы булачак.

Шулай ук бу көнне Васил Шәйхразиев “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесе матбугат конференциясендә һәм бәйгенең йомгаклау тантанасында катнашачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20