Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.09.2017

Ватан өчен барган сугыш ачысын «Смертельная схватка» сурәтли

Дүшәмбедән “Яңа Гасыр” каналында «Смертельная схватка» телесериалы күрсәтелә башлый. Фильмда Ватан кыйммәтенең төп әһәмияте күрсәтелә. Хәрбиләр алдына куелган бурыч бернинди киртәләргә карамыйча үтәлергә тиеш.

Сериалның эчтәлеге сугыш чоры вакыйгаларына корыла. Көнбатыш Белоруссия территориясе, урамда 1944 нче ел. Немец гаскәрләре безнекеләргә Көньяк Пруссиягә үтеп корергә комачау итәргә тели. Җиткерелгән мәгълүматлары читкә таралмасын өчен, алар элемтә вакытында яңа код куллана башлыйлар, шул кодны совет радистларына ачыкларга кирәк. Генерал-майор Жаров һәм аның кул астындагыларга шундый йөкләмә тапшырыла.

Разведчикларны саклау эшен үз өстенә капитан Белов төркеме ала, аларның моңа кадәр генералны немец десантлары һөҗүменнән саклап калганы була инде. Шәхси саклау уе генералның үзенеке генә булмый. Эш шунда ки, ниндидер бер билгесез мәргән күп тапкырлар Жаровны үтермәкче була, ләкин аның һәр омтылышы генерал өчен уңышлы тәмамланып бара. Бу хакта штабтагылар да бик яхшы белә һәм шуның өчен генерал төркемен сакларга иң яхшы төркем җибәрелә. Һәрбер хәрби җаваплы да үз бурычын үти алырмы?

Сорауга җавапны һәр эш көнендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша «Смертельная схватка» телесериалын карап белергә була. Фильмны 12:00 һәм 23:30 сәгатьләрдә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!