Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2017

“Ватандашлар” циклы “Көнчыгыш һәм Көнбатыш примадоннасы” белән таныштыра

Чәршәмбе, 19 нчы апрель, «Ватандашлар» циклының дөнья опера сәхнәләрен яулаган Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова турындагы «Көнчыгыш һәм Көнбатыш примадоннасы» фильмын 14:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.

Циклның тарихы дәвамлы санала. Баштарак «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе төшергән «Ватандашлар» циклы фильмнарының алтын коллекциясе тәкъдим ителде.

Татар һәм рус телләрендә аерым яздырылган 50 документаль фильм исемнәре Татарстан һәм Россиянең мәдәни, милли казанышларында зур урын алып торган мәшһүр фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында сөйли. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясен тәшкил иткән әлеге уникаль фильмнар теге яки бу дәрәҗәдә республикабыз белән бәйле булган шәхесләрнең тулы портретлар галереясен тудыралар.

«Панорама» сәнгать берләшмәсе иҗат иткән һәр фильм үз герое тормышына күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясаган һәм аның язмышын Татарстан Республикасы белән бәйләгән моңарчы билгесез фактлар һәм сирәк документлар белән таныштыра.

Проектның максаты — шәхесне тулырак ачу өчен аны үз чоры эчендә һәм кешеләр даирәсендә биреп, геройның «тере» реаль образын тудыру.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин