Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

“Ватандашлар” циклында данлыклы татар аш-су остасы турында сөйлиләр

Пәнҗешәмбе, 3 нче август, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Соотечественники» («Ватандашлар») циклының «Юнус Ахметзянов. Повар национального масштаба» дип исемләнгән документаль фильмы тәкъдим ителә.

Фильм Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены бүләкләре лауреаты, татар кулинариясе буенча күп китаплар авторы Әхмәтҗанов Юныс Әхмәтҗан улының тууына 90 ел тулуга багышлана. Татар ашчысы милли ашларны пешерү традицияләрен торгызу һәм аларны яңа идеяләр белән баету өчен үзеннән зур өлеш керткән билгеле шәхес.

Татарның данлыклы аш-су остасы, милли ризыкларны дөньяга танытуда зур өлеш куйган Юныс Әхмәтҗанов милләт игътибарыннан һич кенә дә читтә калмый. Мисал өчен, быелгы елның февралендә Казанда татар милли аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге аш-су бәйгесе үтте. Анда тәм-том пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярыштылар.

Бәйге Казан һәм Татарстанның Рестораторлар һәм Отельерлар ассоциациясе тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан мэриясе белән берлектә оештырылган иде. Чараның максаты — бүгенге чорда татар милли аш-суының сыйфатын күтәрү, татар милли ашларын популярлаштыру, аларны әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту. Билгеле аш-су остасы турында «Соотечественники» («Ватандашлар») циклы документаль фильмын «Яңа Гасыр» телеканалында карамыйча калмагыз.

Фильм пәнҗешәмбе, 3 нче август, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 14:00 сәгатьтә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин