Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2015

Ватанга мәхәббәтне кем тәрбияләргә тиеш?

Ватанга мәхәббәтне кем тәрбияләргә тиеш?

Татарстанның 2014-2016 елларга исәпләнгән яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында, республикада узган ел 377 төрле чара оештырылган, алар барлыгы 6 мең яшүсмер баланы колачлаган.


Әмма тормыш күрсәткәнчә, бүген патриотик тәрбия үсеп килүче яшь буынга гына түгел, беренче чиратта, өлкәннәргә таләп ителә кебек. Чөнки еш кына балалар туган ил, яшәгән төбәгенең тарихы һәм казанышлары турында кайбер ата-аналардан да күбрәк белә. Югыйсә, өлкәннәр тәрбиясе – ул алар күрсәткән үрнәк икәне мәгълүм хакыйкать.

Халыкта, теләсә кайсы дәүләтнең сәяси вәзгыятендә һәм икътисади үсешендә роль уйнаучы гражданлык һәм патриотлык хисләрен тәрбияләүнең әһәмияте хакында уйланганда, аның белән шовинистлык, ил һәм халыклар язмышына битарафлык кебек күренешләрне кисәтү өчен шөгыльләнергә кирәклеге аңлашыла. Патриотлык тәрбиясе турында бу көннәрдә Казанда Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре фикер алышты. Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, республиканың “Гаилә” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-методика үзәге тарафыннан оештырылган семинар Татарстан Милли музеенда башланып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында дәвам итте.

Сер түгел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда патриотлык темасы аеруча актуальләшә төшә. Халыкның туган җиргә тугрылыгы, яу кырындагы батырлыгы турында музейлардан да күбрәк мәгълүмат бирерлек тагын башка урын бармы икән? Бәлки, шуңа күрә дә, мәсәлән, Франциядә балаларга музейларга бушлай керергә рөхсәт ителә: яшьләр музей кыйммәтләре аша үз иленең казанышларын белеп үсә. Япониядә исә балалар бөтен ил буенча бушлай йөри ала. Ә безнең илдә Төркия, Мисыр ял йортларыннан кала, балалар кайда сәяхәт итә? Үз гомерендә Мәскәү, Санкт-Петербурны барып күргән кешеләр күпме? Хәтта Казанның, үз төбәгебезнең тарихыннан хәбәрдар булганнар да, мөгаен, бармак белән генә санарлык.


– Яу кырында туган илен яклап дошманга каршы һөҗүмгә ташланганда, безнең солдатларга Ватан сезне онытмаячак дигәннәр. Ә Ватан – ул безнең балалар, димәк, аларны халык хәтерен сакларга өйрәтү мөһим, – ди Татарстан Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, илебезнең батыр уллары һәм кызлары истәлеген мәңгеләштерүгә көч түккән Михаил Черепанов.

Аның сүзләренчә, инде озак еллар “Хәтер Китабы” өстендә алып барылган эшләр, республика районнарында балалар һәм ветераннар катнашында үткәрелгән “Хәтер марш”лары – яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһим өлеше.

– Дәһшәтле сугышның шаһитлары булган якташларыбыз арабызда көннән-көн азая барганда, алар белән очрашулар оештырып, яшьләргә узган вакыйгаларны сөйләтеп калырга ашыгырга кирәк. Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлап ачылган Tatfrontu.ru виртуаль музееның районнарда корреспондент пунктларын ачу максаты да тора. Бу хәрәкәткә мөмкин кадәр күбрәк кешене тартасы иде. Шулай ук без сугыш вакытында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма төрле сәбәпләр аркасында аны алмаган 189 якташыбызның документларын кулга төшердек. Хәзер аларның туганнарын эзлибез, бу эштә җәмәгатьчелектән ярдәм көтәбез, чөнки балалар, оныклар бабаларының батырлыгы турында, һичшиксез, белергә, һәм алар белән горурланып яшәргә тиеш, – дип хәбәр итә Михаил Черепанов.

Республиканың “Гаилә” үзәге директоры Татьяна Журавлева фикеренчә, бүгенге патриотлык – ул совет чорындагыча митингларга чыгуны таләп итми. Заманча җәмгыятьтә, бигрәк тә балаларда Ватан төшенчәсенә хөрмәт уятырга теләсәң, хәрби-патриотик тәрбиясе белән генә чикләнергә ярамый.

– Дәүләттән аерылган булса да, кешелеклелек кыйммәтләрен алга сөрүче рухи-дини тәрбия дә игътибардан читтә калмаска тиеш. Илебезнең яшь гражданнарын лаеклы итеп үстерүдә фәнни-агарту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтү, бу өлкәдә заманча мәгълүмати технологияләрне файдалану зарур. Гомумән, безнең дәүләткә патриотлык тәрбиясе белән шөгыльләнүче аерым белгечләр булдырырга вакыт, – дип ассызыклый Татьяна Журавлева.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20