Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

Веб-сериал, интерактив кино, Казан ханлыгы чоры комедиясен кино форумында тәкъдим иттеләр

Бүген Казанда “Мир” кинотеатрында “Кино вакыты” (“Время кино”) IV форумында Татарстанның яшь кинематографистлары үз проектларын тәкъдим итте.

Форум җитәкчесе Альбина Нәфыйгова бәйсез кинематографист Валерия Духанинаны “Татарстанның хатын-кыз режиссурасы” итеп тәкъдим итте. Валерия әлеге эшнең үзенең беренче проекты булуын җиткерде. Проект пост-продакшн стадиясендә, нигездә анда авторның шәхси драматик тарихы салынган.

Тулыметражлы “Яу” (“Караван сарай”) уен комедиясе проектын сценарист һәм продюсер Альберт Шакиров һәм режиссер Айдар Габдрахманов тәкъдим итте. Яшь кинематографистлар фильмның шәхси акчага төшерелүен һәм аның 6 миллионга басуын җиткерделәр.

Фильмда 16нчы гасыр тарихы сурәтләнә һәм анда төп рольләрне “Мунча ташы” театр-студиясе артистлары башкара һәм анда бүгенге җәмгыятьнең кимчелекле якларын күрсәтергә тырышканнар.

Авторларга фильмны 1 сәгать 25 минут ясарга киңәш иттеләр, әлегә ул 1 сәгать 10 минутлык. 

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20