Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.07.2015

Веломарафон рекорд куйды

Әлеге чарага 26 июньдә – Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның әйләнешенә каршы көрәш көнендә Казанда старт бирелгән иде. Спортчы һәм велотуристлар, "Тынычлык өчен наркотикларсыз" республика хәрәкәте активистлары велосипедларда рекордлы ара – 1535 чакрым юл узды.

– Мондый проект шәһәр һәм авыл кешеләре арасында наркотикларга каршы көрәшне һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга булыша, – ди чараны оештыручылар.

2015 елгы веломарафон маршруты Идел буендагы 9 шәһәр һәм йөзләгән торак пункт аша узды. Алар арасында Казан, Ульяновск, Жигулевск, Чаллы һәм Түбән Кама да бар. Веломаршрутка быел беренче тапкыр Самара һәм Сызрань да кергән иде. Әлеге чара быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да багышланды.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20