Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2016

Венада Мәскәү һәм Татарстанның икътисади мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк - Путин

Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин һәм Австрия Президенты Хайнц Фишерның сөйләшүләре узды. Алга таба матбугат вәкилләре өчен белдерүдә Россия дәүләте башлыгы төп нәтиҗәләрне хәбәр итте.

"Бүген үк Россиянең Австрия икътисадына инвестицияләре 22 миллиард доллардан артып китә. Әлеге күрсәткеч буенча Россия Австрия базарында дүртенче урынны алып тора. Үз чиратыбызда, Австрия инвесторларының Россиядә активрак эшләргә омтылышын хуплыйбыз. Австрия безнесы безнең илгә 8 миллиард доллар кертте. Сүз төрле тармаклар: агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате, химия тармагы, төзелеш турында бара", - дип белдерде Путин.

Планнары белән уртаклашып, аерым алганда, Россиянең һәм Австриянең 2017 елда үзара Туристлык елы үткәрәчәген хәбәр итте. "Гуманитар һәм мәдәни элемтәләр кебек мөһим өлкәдә дә безнең уртак планнар бар. Быел Венада "Россияне тоемла" дигән зур күләмле фестиваль узачак, ә 2017 елда, Австриядә рус мәдәнияте сезоннарының уңышын истә тотып, гаҗәеп туристлык елларын үткәрәчәкбез. Быелгы көздә Венада туристлык офисын ачу да, Россиядә Австрия туристлары санын арттыруга булышачак", - дип саный Владимир Путин.

Россия Президенты сүзләренчә, соңгы ярты елда Австриядә Пермь крае, Карелия, Төньяк Кавказ төбәкләрен тәкъдим итүләр узды. Ә тиздән Венада Мәскәү белән Татарстанның икътисади мөмкинлекләре күрсәтеләчәк, дип планнар белән уртаклашты ул.          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20