Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2016

Ветераннарның “Балкыш” IV республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу этаплары башланды

Ветераннарның “Балкыш” IV республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу этаплары башланды Татарстанда ветераннарның “Балкыш” IV республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу этаплары башланды. Алар апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый республика советы рәисе Хәбир Иштирәков хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виктор Карягин, фестивальнең жюри рәисе, ТРның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, “Балкыш” республика фестивальләре лауреаты, “Хельхем” чуваш фольклор ансамбле җитәкчесе Людмила Сердцева, Саба районы Шәмәрдән авыл җирлеге Ветераннар советы рәисе, “Тулган ай” фольклор ансамбле җитәкчесе Минҗиһан Галиева катнашты.

Искәртеп үтик: ветераннар үзләрен кирәкле итеп тойсын, аларны үзешчән сәнгатькә, иҗтимагый тормышка җәлеп итү өчен оештырыла торган бу фестиваль ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый республика советы тарафыннан, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, үткәрелә. Аның оештыру комитетына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

Хәбир Иштирәков сүзләренчә, быел “Балкыш” фестивале үзенең юбилеен билгеләп үтә – аңа 5 ел тула. Ул аның 2012 елда үткәрелә башлавын искәртеп, бу вакыт эчендә җәмгысе 3 фестиваль оештырылды (2012, 2013, 2014 елларда), хәзер ул 2 елга 1 тапкыр уздырыла, дип тәгаенләде.

“Ветераннар арасында үткәрелгән бу фестивальләрнең һәркайсы лаеклы рәвештә бәяләнде. Аның соңгысы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылганы исә, аеруча зур уңыш казанды”, – диде Хәбир Иштирәков. Беренче фестивальне уздырганда, аңа карата кайбер районнар тарафыннан скептикларча караш сизелгән булса, икенчесендә мөнәсәбәт яхшы якка үзгәргән. Әйтик, беренче фестивальдә 3 меңләп кеше катнашкан, икенчесендә – 5 меңләп, өченчесендә – 10 меңләп. Иң өлкән катнашучыга 94 яшь булган, ул былтыр Алабуга данын яклап чыгыш ясаган. Быел исә катнашучылар санының тагын да артуы көтелә.

Виктор Карягин бүген Казанда 300 меңләп пенсионер яшәвенә, ветераннарның мәдәният йортлары, шулай ук иҗтимагый оешмалар карамагында эшли торган 30лап иҗат коллективы исәпләнүенә игътибарны юнәлтеп, “Балкыш” фестивале Татарстан башкаласында үзгә бер яңгыраш алды, дип билгеләп үтте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, аның беренчесендә Казаннан 300ләп ветеран катнашкан булса, икенчесендә 500 кеше үзен сынап караган, өченчесендә – 700 тирәсе. Быелгы фестивальгә исә 1 меңләп пенсионерыбыз әзерләнә, диде Виктор Карягин.

Шамил Әхмәтҗанов сүзләренчә, мәртәбәле жюри составына Георгий Ибушев, Рамил Курамшин, Халисә Нигъмәтҗанова кебек сәнгатьтә үз урынын яулаган шәхесләр – җәмгысе 9 кеше кергән. “Фестивальдә бөтен республикадан өлкән яшьтәге төрле милләт вәкилләре катнаша. Аларның һәркайсына бу чын мәгънәсендә бәйрәм. Әлбәттә, үзешчән җырчылар чыгыш ясаганда, аларны тәнкыйть утына тотмыйбыз”, – диде ул. Хәбир Иштирәков исә жюри әгъзаларының катгый, принципиаль, таләпчән булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул фестивальдә ярыш булмавына, призлы урыннар бирелмәвенә игътибарны юнәлтте.

Жюри рәисе сүзләренчә, катнашучылар арасында халыкның, милләтнең хәзинәсе дип танылырдайлары да бар. “Әйтик, фестивальдә Мамадыш районыннан катнашкан Ольга Петухова исемле үзешчән җырчыны беренче тапкыр тыңлап карагач, данлыклы совет җырчысы Людмила Зыкина терелеп кайткандай булды. Сәнгать ул шундый нәрсә: табигатьтән моң, сәләт бирелмәсә, кеше консерваториядә укып кына чын җырчы була алмый”, – дип фикер уртаклашты Татарстанның халык артисты Ш.Әхмәтҗанов.

Людмила Сердцева чуваш фольклор ансамблен оештыру турында игълан ителгәч, ветераннар һәм пенсионерлар бик сөенде, кастингка 100ләп кеше килде, дип сөйләде. “Бу төр коллективларны оештыру – безнең өчен зур бәйрәм. Без, пенсионерлар, авырыйбыз, бергә җыелып җырлагач, биегәч, бөтен чирләребез онытыла”, – диде ул. 

“Балкыш” фестивалендә катнашучылар 7 жанрда чыгыш ясаячак: хор җыры, җырны ялгыз башкару, вокаль һәм музыка уен кораллары ансамбльләре, фольклор, шигърият, сәнгатьле уку, бию. Сайлап алу турлары февраль-апрель айларында республиканың муниципаль берәмлекләрендә уздырыла. II этап августтан сентябрьгә кадәр 7 зона үзәгендә – Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Буа, Арча шәһәрләрендә, Кукмара һәм Алексеевскида була. Йомгаклау өлеше һәм гала-концерт октябрьдә, Өлкәннәр ункөнлегендә, үткәрелер дип күзаллана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20