Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.05.2017

Вәхшиләр Кырым мәчетенә һөҗүм итеп, Коръән китапларын яндырмакчы булган

Кырым Бахчасараеның бер микрорайонында 2 майда вәхшиләр Хан-Чаир Джами мәчетенә һөҗүм иткән: ишекне ватып кереп, алар Коръән китапларын ерткалаган һәм яндырырга маташкан, дип хәбәр итә Кырым мөфтияте матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости җиткерә.

"Таныш түгел кешеләр мәчет ишеген җимергән, эчкә үтеп Коръән китапларын ерткалаган һәм яндырырга маташкан. Әмма намазга килүче кешеләрне күреп, ертылган китап битләрен ыргытып, билгесез юнәлешкә чыгып китәргә өлгергәннәр”, диелгән хәбәрдә.

Мөфтият хокук саклау органнарына һәм җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Вандализм факты буенча җинаять эше кузгатылган.

"Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте ватандашларын уяу булырга, провокацияләргә бирешмәскә чакыра һәм җирле дини оешмаларга куркынычсызлык чараларын көчәйтеп, мәчетләргә күзәтү камералары куярга тәкъдим итә”, - дип билгеләп үткәннәр мөфтияттә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20