Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

Вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсенең озайтылу тарихына ачыклык кертелә

Россия белән Татарстан арасында төзелгән шартнамә 24 нчы июльдә гамәлдән чыга һәм күптән түгел килешү озынайтылмый дигән хәбәр таралды. Әлеге яңалык интернет челтәрен шартлата язды. Вакыйганың мондый борылыш алуын Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белән бәйлиләр. Пәнҗешәмбе, 29 нчы июнь, «Таяну ноктасы» туры эфирда шартнамәнең кабул ителү вакыты чыгуга бәйле әңгәмә оештыра.

Четерекле сәяси мәсьәләгә мөхтәрәм кунаклар ачыклык кертә: Индус Таһиров — тарихчы, сәясәтче, академик, Ирек Шәрипов — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Римзил Вәлиев — журналист, җәмәгать эшлеклесе, Рафаэль Хәкимов — сәясәтче, тарихчы.

Исегезгә төшерәбез, бу шартнамәнең беренчесе узган гасыр ахырында, ә икенчесе 2007 нче елда 10 еллык вакытка имзаланды. Татарстан федераль үзәк белән мондый төр дәүләти мөнәсәбәтләр урнаштырган бердәнбер төбәк санала. Күтәрелгән сорауда тапшыру кунаклары уртак таяну ноктасы таба алырмы һәм ток-шоу ахырында нинди нәтиҗә яңгырар?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 29 нчы июнь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин