Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2015

Владимир Чагин: "Дакар"ның алтын бәдәви сыннары Россиягә килүе - бәхет“

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы Көньяк Америкадан Россиягә җиңү триумфы белән кайтты. Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында узган тантаналы очрашуга җанатарлар һәм ММЧ вәкилләре килде.

Искәртеп узабыз: “КАМАЗ-Мастер" командасының Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов экипажы “Дакар” раллиенда йөк автомобильләре категориясендә мактау пьедесталын  тулысынча биләде.

“Бүген “Дакар”ның бөтен подиумын илебезгә алып кайтуыбызга шатбыз. "Дакар"ның алтын бәдәви сыннары Россиягә килүе – бәхет”, - диде “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе, 7 тапкыр “Дакар” ралли җиңүчесе Владимир Чагин. Тантаналы чараны “Россия 24” телеканалы трансляцияләде.

“Айрат Мәрдиев экипажы җиңүенә шатланабыз. Без ул җиңүне Айратның әтисе Илгизәр Мәрдиевкә багышлыйбыз”, - дип билгеләп үтте Владимир Чагин.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков команданы җиңүе белән котлады. “Сезне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм барлык татарстанлылар, бигрәк тә Чаллыда яшәүчеләр исеменнән котлыйм. Алар, нәкъ менә Татарстан һәм Чаллы командасы “Дакар” раллиенда йөк автомобильләре категориясендә тулысынча мактау пьедесталын биләве белән горурланалар”, - диде И.Халиков.

Шулай ук РФ ФҖның Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогиннан да котлау сүзләре яңгырады.

“Дакар” катлаулы һәм авыр булды, - дип сөйләде Владимир Чагин. - Оештыручылар ел саен ярышларга яңалык кертергә тырыша. Узган ел озын марафонның махсус участоклары булды, быел да трасса катлаулы, ә махсус участоклар кыскарак, махсус участокта югалган вакытны кайтару катлаулы булды”, - дип аңлатты ул.

«Дакар-2015» җиңүчесе Айрат Мәрдиев тә, узыш тиз хәрәкәт итә торган булды, дип белдерде. “Беренче көнне үк көндәшләр югары темп алды. Без вакытны югалтмаска тырыштык, тотрыклылыкка басым ясадык һәм тигез темп сайладык. Шулай итеп, финишка да барып җиттек”, - диде ул.

“Өйгә кайту белән туйганчы йоклыйсы килә, - диде Чагин. – Ралли буе йокы туймады. Механиклар “Дакар” буе йокламады диярлек, чөнки иртәнгә кадәр машиналарны ремонтларга кирәк, иртән киләсе бивуакка баралар, ә аннары - тагын эш. Әлбәттә, рус халык ашларын ашыйсы килә!”

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20