Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.12.2015

Владимир Леонов киләсе елда Казанда узачак спорт вакыйгалары турында сөйләде

Владимир Леонов киләсе елда Казанда узачак спорт вакыйгалары турында сөйләде2016 нчы елда Казанда бадминтон, самбо, дзюдо буенча Ауропа чемпионатлары узачак. Татарстан башкаласына Ауропаның иң яхшы спортчылары җыелачак. Бу хакта бүген журналистларга “Kazan-Arena” стадионында узган йомгаклау очрашуында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, Татарстан башкаласы шулай ук суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабын үткәрәчәк. Бу Риодагы Олимпиадага квалификация турнирларының берсе булачак.

Леонов шулай ук синхрон йөзү буенча юниорлар арасында дөнья беренчелегенең дә Мексикада түгел, ә Казанда узачагы турында белдерде. Шулай ук, Казанда яшьләр командалары арасында хоккей кубогы, керлинг буенча дөнья чемпионаты һәм триатлон буенча Россия чемпионаты этабы узачак.

Киләсе елда шулай ук Казанның Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20