Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2017

Владимир өлкәсендә поезд бәрдергән автобусның тимер юлда сүнеп калган булуы ачыкланган

Владимир өлкәсендә пассажир автобусы белән пооездның бәрелешүенә китергән сәбәпләр ачыкланган.

Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы җиткерүенчә, автобус тимер юлда сүнеп калган.

Пассажирларның бер өлеше тиз генә салоннан чыгып, автобусны этеп чыгарырга тырышып караган, әмма булдыра алмаганнар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, һәлакәттә үлүчеләр саны 19 кешегә җиткән, дип яза «Известия». Үлүчеләр Үзбәкстан гражданнары, диелә. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү алды эше кузгатылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин