Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2015

Владимир Путин 4 татарстанлыга мактаулы исем бирде

 4 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин “РФ Дәүләт бүләкләре тапшыру турында”гы 171 нче Указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында 4 татарстанлы да бар, дип белдерелә бүген документның хокукый мәгълүмат рәсми порталында.

Шулай итеп, машина төзелеше өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен “Казан компрессор машина төзелеше” ААҖ токаре Анатолий Мишагин “Россиянең атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

“ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасарлары Владимир Пресняковка “Россиянең атказанган химигы” һәм Гүзәлия Сафинага “Россиянең атказанган икътисадчысы” мактаулы исемнәре бирелде.

“Татнефть” ААҖ нең баш энергетигы – энергетика идарәсе башлыгы Александр Евсеевка энергетика өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Россиянең атказанган энергетигы” исеме бирелде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20