Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2016

Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре белән килә

Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре белән килә

 Иртәгә, 12 февральдә РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасына (Чаллы шәһәре) эш сәфәре кыла.
Дәүләт башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул сәфәр кысаларында “КАМАЗ” да йөк машиналары чыгаруга 40 ел тулу уңаеннан тантаналы чараларда катнашырга планлаштыра.
Моннан тыш, бу көнне үк Президент Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында катнаша, шулай ук видеоконференция режимында республиканың Менделеевск районында “Аммоний” АҖ химия заводының проект егәрлегенә чыгуын күзәтәчәк.
Шулай ук 2015 елның декабрендә Чаллыда ачылган «Кванториум» балалар технопаркына бару планлаштырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20