Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.09.2015

Владимир Путин Казанда WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек буенча йөкләмә бирде

Владимир Путин Казанда WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек буенча йөкләмә бирдеРоссия Президенты Владимир Путин кичә һөнәри осталык буенча Россия җыелма командасы әгъзалары белән 1 сентябрьдә очрашу нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген имзалады.

Кремль сайтындагы имзаланган документта, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары белән һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү оештыру комитетын төзергә һәм аның составын расларга дигән йөкләмә дә бар.

Төп чаралар арасында Казанда күргәзмә комплексын булдыру, һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү өчен инфраструктура формалаштыру, җыелма командага кандидатлар һәм экспертлар әзерләү, 2016 елга һәм алдагы елларга проектларны формалаштырганда федераль бюджетны һәм Дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча төп чараларын финанслау чыганакларын билгеләү дә бар.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына 2019 елда WorldSkills Дөнья чемпионатын үткәрү өчен инфраструктура булдыруны тәэмин итү йөкләнгән, анда күргәзмә комплексы төзү дә каралган.

Устав капиталында РФ катнашы 50 проценттан арткан дәүләт корпорацияләре һәм АҖ тарафыннан һөнәри осталык буенча тармак чемпионатларын үткәрү, шулай ук халыкара ярышларда катнашу өчен команда әзерләү йөкләмәсе белдерелгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20