Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2016

Владимир Путин Россиядә Илкүләм гвардия булдыру турында игълан итте

РФ Президенты Владимир Путин бүген Россия ЭЭМ башлыгы Виктор Колокольцев, Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәт директоры Виктор Иванов һәм ЭЭМның Эчке гаскәрләре командующие Виктор Золотов белән очрашуда ЭЭМның Эчке гаскәрләр базасында Россия Илкүләм гвардия булдыру турында игълан итте

"Карар кабул ителде, без ЭЭМның Эчке гаскәрләре базасында башкарма хакимиятнең яңа федераль органы буларак Илкүләм гвардия булдырабыз. Ул ЭЭМ белән тыгыз элемтәдә терроризмга, оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш белән шөгыльләнәчәк һәм ОМОН, СОБР һ.б. бүлекчәләре башкарган функцияләрне үтәячәк", - дип белдерә РФ Президенты, диелә «Интерфакс» мәгълүматында.

Владимир Путин, бу карар һәм эш үзенчәлекләре указда гына түгел, ә киләчәктә федераль законда да теркәләчәк, дип билгеләп үтте.

"Илкүләм гвардия гаскәрләре элек ничек булган, шулай үз бурычларын нәтиҗәле үтәрләр, өстенлекле юнәлешләрдә эшләрен көчәйтерләр дип бик өметләнәм", - дигән ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20