Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2015

Владимир Сальников: "Казандагы дөнья чемпионатында гомуми нәтиҗәне уңай дип саныйм"

Владимир Сальников: "Казандагы дөнья чемпионатында гомуми нәтиҗәне уңай дип саныйм"  Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников Казанда уздырылган дөнья чемпионатында Россия җыелмасы чыгышының гомуми нәтиҗәсен уңай дип саный.

"Атмосфера, бер ел элекеге белән чагыштырганда, шактый яхшырак. Бөтенесе дә яхшырак нәтиҗә күрсәтергә омтылды. Кемгәдер бу мөмкин булды, кемгәдер юк. Гомуми вазгыять, борчудан бигрәк, шатлык китерә", - диде ул бүген журналистларга.

"Алга китеш бар. Команда яшь спортчылар белән тулыланды, алар финалда чыгыш ясый, көрәшә, тәҗрибә туплый. Биредә куелган яшүсмерләр арасындагы дөнья рекордларын да әйми калып булмый, - дип билгеләп үтте В.Сальников. - Тулы пьедесталлар да булды. Мин медальләрсез китмибез дип ышандырдым, шулай булды да. Хаталар өстендә эшләячәкбез. Бу чемпионатның төп темасы - Олимпиадага әзерлек. Шуңа да гомуми нәтиҗәне уңай дип саныйм", - диде Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты. 

Искәртеп узабыз: хәзер Россия җыелмасы тупланмасында Юлия Ефимова яулаган 100 метрга брасс белән йөзүдә алтыны, Евгений Рыловның 200 метрга чалкан йөзүдә көмеш медальләре, шулай ук ир-атлар арасында ирекле стильдә 4х100 эстафетада көмеш медаль салынды. Россиялеләр ия булган 16 медальның 9ы - алтын, 4е - көмеш, 3есе - бронза, җыелма команда медаль зачетында Кытай, АКШтан соң - 3 нче урында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20