Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2017

Владимир Вдовиченков һәм Миләүшә Айтуганова катнашкан “Байгал” фильмының тизеры чыкты

Татарстанда «Байгал» яңа уен фильмы буенча эш төгәлләнеп килә. Фильмның режиссеры Илдар Ягъфәров социаль челтәрләргә «Байгал"ның беренче тизерын урнаштырган.

«Зур эш башкарылды — монтаж, тавыш яздыру, оркестрны яздыру. Алда төс коррекциясе, графика, тавыш көйләү тора. Болары Мәскәүдә эшләнәчәк», — дип яза режиссер. Көзгә премьера булыр дип өметләнә Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.

Искәртеп узабыз, «Байгал» — детектив һәм драма элементлары булган мелодрама. Фильмда Владимир Вдовиченков катнаша. Төп рольләрнең берсен яңарак кына «Татаркино» оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнгән Миләүшә Айтуганова башкара. Ул фильмның продюсеры да. Сценарий авторы — Мансур Гыйләҗев.

«Байгал» фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера