Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.11.2017

«Волга-Волга» татар телендә альбом чыгара

Казанның «Волга-Волга» вокаль инструменталь ансамбле татар телендә альбом чыгарачак. Яңа «пластинка» төркемнең 20 ел эчендәге сигезенче кавер-альбомы булачак. Бу хакта музыкаль коллективның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без яртысына бик тә танылган җырларны, ә икенче яртысына иске, бик үк таныш булмаган татар композицияләрен алырга булдык. Безнең ниндидер кызыклы этниканы казып чыгарасыбыз килә. Без проектта катнашуга татар эстрадасы корифейларын һәм яшьләрне җәлеп итәргә уйлыйбыз. Кемдер инде үз ризалыгын бирде, кемдер уйлый», — диләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, коллективның планнарында «Волга-Волга» татар телендә башкарган җырларны рус телендә җырлау бар. Коллектив лидеры сүзләренчә, рус телендә «Эх, тала, тала, тала» композициясе альбомга бонус буларак кертеләчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!