Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2016

Волгоград аэропорты Сталинград дип атала башларга мөмкин

Волгоград Халыкара аэропортын ветераннар тәкъдиме белән Сталинград итеп үзгәртергә мөмкиннәр, дип хәбәр итә РИА Новости.

Волгоградта төбәк башлыгы Андрей Бочаров белән очрашу үткән. Очрашу барышында ветераннар оешмасы вәкилләре берничә тәкъдим белән чыккан. Шулар арасында киләсе елда Сталинград янындагы Калаче-на-Донуда булган контрһөҗүмнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм шулай ук төбәкнең төп аэропортының исемен алыштыру да бар.

“Ветераннар Халыкара аэропортның исемен алыштыру тәкъдиме белән чыктылар – герой-шәһәрнең күк капкасына алар Сталинград исемен куярга кирәк, диделәр”, - диелә хәбәрдә.

Ветераннар фикеренчә, патриотик тәрбия бирүдә бу бик әйбәт фал булыр иде. Моннан тыш, ветераннар Волгоградны Сталинградка алыштыру турында һәрдаим күтәрелеп килүче мәсьәлә дә хәл ителер иде, дип билгеләп үтәләр.

"Губернатор Андрей Бочаров ветераннар оешмасы вәкилләре тәкъдимен хуплый һәм бу мәсьәләнең өйрәнелергә тиешлеген билгеләп үтә”, - диелә хәбәрдә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20