Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.10.2017

Воропаева Мәгариф һәм фән министрыннан дәүләт телләрен өйрәнү буенча аңлатма сорады

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышында парламентарий Татьяна Воропаева Мәгариф һәм фән министрыннан Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкның туган телен укыту мәсьәләсе буенча аңлатма бирүен сорады.

«Бүгенге көндә 1,5 мең укытучы киеренке хәлдә калуын ничек бәяләргә? Ничек итеп бүген ел уртасында инде билгеләнгән йөкләмәне кабул итәргә? Укытучылар үз мөмкинлекләрен билгеләгән. Мәсәлән, ул кредит алган. Укытучылар бүген нишләргә тиеш?» — дип аңлатма сорады Дәүләт Советы депутаты.

Аның фикеренчә, Мәгариф һәм фән министры аңлатма бирергә тиеш. «Бүген хәл бик җитди һәм без бәя биреп, нәтиҗәләр ясарга тиешбез», — дип билгеләп үтте Татьяна Воропаева.

Ул 1990 елларда Казанда татар гимназияләре ачылуын билгеләп үтте. «Ул чакта бернинди каршылык булмады, Татарстанда яшәүчеләр үз халкының телен, мәдәниятен, республика белән бәйле бар нәрсәне өйрәнергә тиеш булды», — дип билгеләп үтте парламентарий.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!