Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2016

"Воскресение” төркеме музыканты татар җырчылары белән эшли

)"Воскресение” төркеме музыканты татар җырчылары белән эшли Татар популяр җырларын башкаручы 24 яшь җырчы Казанда менә инде бер елга якын Мәскәү белгечләре белән вокал буенча коучинг уза. Коучлар ирле-хатынлы Коробковлар “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивалендә вокалчыларның тавыш яңгырашы өчен җаваплы.


"Воскресение” төркеме музыканты Алексей Коробков Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка училищесын һәм Маймонид исемендәге Дәүләт классик академиясен тәмалаган, хәзер – эстрада һәм джаз музыкасы кафедралары кураторы. Алексей Ирина Отиева, Владимир Пресняков, Лариса Долина белән эшләгән. Ксения Коробкова – җырчы, вокал буенча педагог. Танылган тормыш иптәше кебек үк, Маймонид исемендәге академияне тәмалаган, 2013 елдан бирле эстрада-джаз музыкасы кафедрасында укыта. Ксения хәзерге заман популяр музыка башкаручылар белән эшләгән, шулай ук “Беренче канал” оркестры составында "Три аккорда", "Новогодняя ночь на Первом" телепроектларында катнашкан.

Июнь аенда Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында беренче сәхнә репетицияләре булган. Шул ук вакытта коучларның татар телен белмәве вокалистларны да, педагогларның үзләрен дә әллә ни борчымый. “Без проектта шактый озак вакыт инде, шуңа күрә татар телен аңлый, яңгырашын төшенә башлыйбыз. Ләкин бу очракта безнең эш тел сафлыгы сакланышына кайтып калмый. Безнең бурыч татар мәдәниятен хәзерге заман музыка культурасы белән яраштыру, берләштерү, тәңгәлләштерүдән гыйбарәт. Ул татар телендә генә нигезләнмәгән, шулай ук рус, инглиз һәм теләсә кайсы башка телләрдә дә. Ягъни ул халыкара”, - дип аңлатты “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына әңгәмәләшү вакытында Алексей Коробков.

“Җыр башкаручылар белән эш барышында без бер-беребезгә ярдәм итәбез. Без аларга музыкада яңа стильләр, шул музыкаль стильләрдә кулланып булган ниндидер алымнар турында сөйлибез, ә алар безгә нәрсә турында җырларга тиешлекләрен һәм тамашачыга нәрсә җиткерергә тиешләрен аңлата”, - дип өстәде Ксения.

Коучлар раслаганча, аларның эшләү даирәсе әзер татар сәхнәсе профессионаллары – ул ритмик конструкцияләр һәм ниндидер гомумстильле “фишкалар”. Осталар сүзләренчә, вокалчыны гомуми музыкаль аранжировка һәм стиль канвасына яраклаштыру мөһим. “Чөнки күп кенә башкаручылар өчен бу, чынлап та, яңа булган стильдә эшләү буенча беренче тәҗрибә сыман”, - дип саный Ксения Коробкова.

Мәскәү белгечләре раславынча, проектта “үтә яраткан” артистлары юк һәм һәр башкаручы үзенчә әйбәт. “Алар төрле стильле, һәм алар төрлечә укытылган-өйрәтелгән. Кемдер опера, кемдер халык, кемдер FunkySoul, аңлыйсызмы? Икенче төрле әйткәндә, бу бик яхшы!” - ди Алексей Коробков.

Казанның опера һәм балет театры сәхнәсендә репетицияләрнең алдагысы октябрьдә булырга тиеш, әмма вокал буенча педагоглар фестиваль артистлары белән шөгыльләнүләрен туктатып тормыйлар, Казанга инде таныш маршрутлар буенча еш киләләр. Татарстан башкаласында күп санлы дуслары булуга карамастан, мәскәүлеләр кинога кереп чыга һәм 1-2 сәгатькә кунакка сугыла алалар. Коробковларның башка туристик шатлык-куанычларга вакыты җитми – инде яратып өлгергән башкаручыларны 5 һәм 6 ноябрьдә булачак концертларга әзерләп өлгертәсе бар.

Эстрада һәм джаз музыкасы кафедралары кураторы, легендар “Воскресение” төркеме ударнигы Алексей Коробков үзенең кул астында шөгыльләнүчеләрнең барысы да җитлеккән һәм профессиональ кешеләр дип саный. “Кастинг үткәреп, проектта катнашучыларны сайлап алучыларга бик зур рәхмәт. Чөнки проектта катнашучыларның барысы да сыгылмалы, сәләтле, аңлый белән торган булып чыктылар”, - диде Коробков.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20