Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2015

В.Путин: “Безнең ил туристлык индустриясендә уңай үзгәрешләр булды”

В.Путин: “Безнең ил туристлык индустриясендә уңай үзгәрешләр булды”Былтыр Россия буйлап сәяхәт итүчеләрнең саны 30 процентка диярлек артып, 41,6 млн кеше тәшкил иткән. Моннан тыш, читтән керү туризмы да 16 процентка үскән.

Бу хакта бүген Ялтада РФ Дәүләт Советы президиумының Россиядә туризмны үстерүгә багышланган утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

“Әлбәттә, агымдагы икътисади вазгыять, бәяләр конъюнктурасы, бәяләр, курс аермасы үз ролен уйный. Күп кенә чит илләрдә ял итү, моны рубльгә күчергәндә, билгеле, кыйммәтләнде. Әмма шунысы да ачык: безнең ил туристлык индустриясендә уңай үзгәрешләр булды”, – диде, аерым алганда, Владимир Путин.

Ул шулай ук күп төбәкләрнең туризмны үстерү белән җитди рәвештә шөгыльләнергә алынуын билгеләп узды. Туристлык комплекслары, кирәкле инфраструктура актив рәвештә салына һәм төзекләндерелә.

“Бөтен сезоннарда да ял итеп була торган бернинди арттыруларсыз дөнья дәрәҗәсендәге курортка әверелгән Сочины искә төшерү дә җитә”, - дип билгеләп узды РФ Президенты.

Ул ассызыклаганча, туристлык куәтен нәтиҗәле тормышка ашыру, үстерүгә комплекслы, системалы якын килү хисабына гына ирешеп була. Бу – сервисның югары сыйфаты да, уңайлы логистика да, төрле бәя категорияләрендәге кунакханәләрне киң сайлау мөмкинлеге дә, катгый экологик һәм табигатьне саклау стандартлары да, мәдәни-тарихи объектларга кешеләрнең бара алуы да.

“Россиядә ял итү уңайлы, кызыклы һәм очсыз, ә туристлык тармагы сизелерлек бюджет табышы китерсен һәм яңа эш урыннары булдыруга этәрсен, территорияләрнең социаль-икътисади үсеше катализаторы буларак хезмәт итсен, моношәһәрләргә, авыл җирлекләренә, Россиянең Төньяк һәм Арктика территорияләренә, Себергә һәм Ерак Көнчыгышка яңа мөмкинлекләр ачсын өчен бу сорауларның барысын да исәпкә алу зарур”, – диде Владимир Путин.

Киләчәктә дә заманча туристлык инфраструктурасын киңәйтүне ул беренче чираттагы бурычлар рәтендә булуын әйтте.

“Бизнес, озак вакытлы проектлар һәм программаларга ресурслар кертергә әзер булганнар өчен өстәмә стимуллар турында уйларга кирәк. Шундый тәкъдимнәр әзерләвегез һәм эшләвегезне сорыйм”, – диде РФ Президенты.

Утырышның стенограммасы Кремль сайтында урнаштырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20