Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2016

WhatsApp кулланучыларының язышуын карап баруны тәэмин итүче чаралар әзерләүгә керештеләр

 Россия компанияләре  WhatsApp, Viber, Facebook Messenger, Telegram, Skype мессенджерларын кулланучыларның язышуларын карау өчен чаралар әзерләүгә керешкәннәр. Әлеге гамәл "Яровая законы" кысаларында башкарыла. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Басма хәбәренчә, элемтә операторлары челтәрендә оператив-эзләү функцияләрен гамәлгә куючы Con Certeza компаниясе WhatsApp, Viber, Facebook Messenger, Telegram, Skype аша барган язышу-сөйләшүләрне карап бару чараларын эшләүче подрядчы эзләү белән мәшгуль. Моның дәлиле итеп басма Con Certeza компаниясе вәкиленең мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итүче компаниянең техник белгече белән язышуын китерә. Язышуның бер нөсхәсе басмада саклана, диелә хәбәрдә.

"Эш түбәндәгедән гыйбарәт.  iOS һәм Android платформаларында эшләүче WhatsApp, Viber, Facebook Messenger, Telegram, Skype мессенджерларын карарга. Алардагы мәгълүматны - парольләрне, язышуларны, сөйләшүләрне "тотып алу" мөмкинлеген тикшерергә", - дип, язышудан өзек китерә басма.

Бер мессенжерны тикшерүгә ике ай вакыт бирелүе билгеле. Эшне Viberдан башларга тәкъдим ителә.

Исегезгә төшерәбез, 7 июль көнне РФ Президенты террорчылыкка каршы законга үзгәрешләр кертүне имзалады. Әлеге үзгәрешләр депутат Ирина Яровая һәм сенатор Виктор Озеров тарафыннан тәкъдим ителгән иде. "Антитеррорчылык үзгәрешләре" элемтә операторларын һәм интернет-компанияләрне кулланучылар тарафыннан җибәрелгән текстларны, тавышлы мәгълүматны, рәсемнәрне, тавышларны, видеоларны һәм башка төрле электрон мәгълүматны алты ай дәвамында саклауны күздә тота. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20