Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.05.2017

"Wikipedia"гә нигез салучы Джимми Уэйлс Төркия кунаклары исемлегеннән сызылган

Wikipedia интернет-энциклопедиясенә нигез салучы Джимми Уэйлс, элегрәк чакырулы булса да, Төркиядә узачак World Cities Expo күргәзмәсендә катнашмаячак. Бу хакта Истанбул шәһәре муниципалитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Анадолу” сайты.

Истанбул шәһәре муниципалитеты Джимми Уэйлсны күргәзмәдә катнашучылар исемлегеннән сызган.

Муниципалит матбугат хезмәте белдерүендә Уэйлска бу хакта инде хәбәр җибәрелде, диелә.

Апрельдә Төркия Республикасында кулланучыларга Wikipedia интернет-энциклопедиясенә керү мөмкинлеге бетерелгән иде. Интернет-энциклопедия “террорчылыкка каршы көрәшкә үз өлешен кертәсе урында, Төркиянең халыкара мәйданда дәрәҗәсен пычрату кампанияседә катнашучыларның берсе булуы” моңа сәбәп буларак күрсәтелгән иде. 

World Cities Expo İstanbul-2017 күргәзмәсе шәһәрләр үсеше темасына багышлана. Ул 15-18 майда “Халич” Конгресс-үзәгендә 100 дән артык җирле һәм халыкара компания катнашында узачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!