Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2016

“WorldSkills”: бишектәге бәбиләр дә читтә калмаган

“WorldSkills” хәрәкәте турында хәзер бишектәге сабыйлар да белә башлаячак. Чөнки Татарстанда яңа ноу-хау: эш күнекмәләренә сабый чактан ук өйрәтәчәкләр.


Татарстанда 2013 елдан җәелдерелә башлаган “WorldSkills” хәрәкәтендә 18-22 яшьтәге яшьләр катнашырга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстан республикасының җыелмасы инде 2019 елда Казанда узачак дөньякүләм чемпионатка әзерлек алып бара. 147 яшь буын вәкиле 46 компетенция буенча стажировка да уза, Россиядә үткәрелә торган барлык ачык чемпионатларда да үзләрен сыный.

 

 

– Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан “WorldSkills” хәрәкәтендә Россия төбәкләре арасында лидер булып тора. Без һәр ярышта диярлек беренче урыннарны яулыйбыз. Милли чемпионатларның дүртесендә команда беренчелегендә җиңүгә ирештек, – дип ассызыклый Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы рәисе, Казан педагогика колледжы директоры Анфиса Җәләлова.


Хәтерләсәгез, быел Красногорск шәһәрендә узган ярышларда  команда өченче урынны яулый. Россия җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә 22 татарстанлы кергән.

 


Швециягә – җиңү артыннан!


Тиздән Европада узачак ярышларга Татарстаннан 4 компетенция буенча биш кеше барачак. Алар, әлбәттә, медальгә дәгъва кыла. Араларында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов та бар.


Бу хокукны алар Мәскәү дәүләт машина төзү университеты базасында уздырылган сайлап алу чемпионатында җиңеп яулый. Анда алтын медальгә ия булган егетләр 1-3 декабрьдә Швециянең Гётеборг шәһәрендә узачак  “Euroskills-2016” ярышларына әзерләнә. Исегезгә төшерәбез: “Euroskills-2016” – студентлар өчен эшче профессияләре буенча халыкара чемпионат. Биредә ел саен катнаша торган 74 ил вәкилләренә лаеклы дәрәҗәдә көндәш булабыз, дип өметләнә алар.


Бүген егетләр Кырым республикасының Севастополь шәһәрендәге Россиянең әзерлек җыенда катнаша. Анда аларга төрле оешмалар дөрес программалаштырырга һәм роботларны дөрес итеп җыярга өйрәтә. Әйтергә кирәк, Россия җыелмасында “Мобиль робототехникасы” компетенциясендә катнашучы икәү генә, һәм аларның икесе дә (!) – Татарстан егетләре.

 


– Ярышлардагы безнең төп бурыч – роботны җыеп аны программалаштыру. Мисал өчен, без бер өстәлгә теге яки бу детальне алып килеп җиткерә алган роботны төзибез. Хәзерге вакытта Кырымда психологик тренинглар узабыз, инглиз телен ныгытабыз. Гомумән алганда, мораль яктан да ныклап әзерләнәбез, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 3 курс студенты, әле ярты еллап кына бу эш белән шөгыльләнгән Эмиль Мифтахов.


Аның белән бергә катнаша торган Оскар Арсланов әйтүенчә, сайлап алу турларында җиңеп чыгар өчен аларга эш бинасын – склад булсынмы ул, офисмы, хастаханәме – автоматлаштырырга кирәк булган. Шулай ук эшнең проектын тәкъдир итеп, заказчының биремен дә үтәү мәҗбүри булган. Татарстанлылар Швециядә узачак чемпионатта бары тик җиңүгә генә өметләнә.


– WorldSkills хәрәкәтендә узган елның октябреннән бирле катнашам. Минемчә, эшче профессияләрне үстерү безнең илебез өчен төп максатларның берсе булып тора. Чөнки WorldSkills хәрәкәтендә әзерләнгән кадрлар югары квалификациягә ия була, хезмәт базарында да аларга ихтыяҗ зур. Биредә катнашучылар үз белгечлекләре буенча эшләүдә тәҗрибәгә ия була, халыкара стандартлар буенча башкарылган эш сыйфатлы булуын да ассызыклый. Бу исә эш белән тәэмин итүчеләр өчен төп критерий булып тора, – ди Оскар Арсланов.


Әйтергә кирәк, егетләр белем ала торган  Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы WorldSkills хәрәкәте буенча компетенцияләр үзәге  булып тора. Биредә Россия Федерациясенең җыелмасы өчен төрле ярышларга әзерләнү максатыннан күнекмә полигоны булдырылган. Шул сәбәпле, хәзерге вакытта анда яңа җиһазлар да кайтартыла.

 


– Катнашучыларны техникумдагы укытучылар хәзерли. Аларны әзерләү өчен әллә ни күп техника кирәкми: бары тик тиешле маркадагы роботлар һәм подиум гына таләп ителә. Студентлар үзләре программалаштыра, ярыш биремнәрен башкара. Кызганыч, WorldSkills хәрәкәтенә аз компетенцияләр кергән. Бу яктан исә бераз авыррак, шуңа да бөтен кеше катнаша алмый. Ләкин төп максат – укуны тәмамлаганда бөтен студент та WorldSkills хәрәкәтенең халыкара стандартлары буенча эш итә белеп чыгарга тиеш, – ди укыту эшләре буенча техникум директоры урынбасарыОксана Тимофеева.


Аның фикеренчә, шушы бәйгеләрдә катнашу студентларга күнекмәләрен арттырырга, киләчәктә яхшы эш табырга ярдәм итәчәк.


Бәбиләр WorldSkills ның нәрсә икәнен белеп үсәчәк!


– Бүген урта һөнәри белем йортларында да, вузларда да бу хәрәкәткә карата уңай мөнәсәбәт артты. Без Татарстан вузларының бу юнәлештә компетенцияләрнең махсуслашкан үзәкләре булып чыгыш ясауларына бик шатбыз. Хәзерге вакыттагы 31 оешма шундый исемне йөртә, алга таба аларның саны тагын да артыр, – ди Анфиса Җәләлова.

 


Хәзер Татарстан 70 компетенция буенча чираттагы төбәк чемпионатына әзерләнә. Быел катнашу шатлары бераз үзгәргән. 2017 елда Краснодар шәһәре кабул итәчәк әлеге чемпионатта Россиянең барлык төбәкләре дә шушы төбәктә кулланылышта булган тармак юнәлешендә (отраслевой признак) катнаша ала.



WorldSkills хәрәкәтенә республикада Хөкүмәт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә. Татарстан Президенты бу юнәлешне шәхси контролендә тота. Хәзер исә даими эшләячәк Төбәкара координация үзәге төзелә. Аны Эмиль Гобәйдуллин җитәкләячәк.


Әлбәттә, мондый дәрәҗәле чемпионатларда катнашу, иң беренче чиратта, инглиз телен, аеруча техник юнәлештәге инглиз телен белүне таләп итә. Кызганыч, безнең барлык студентларны да чит телне су кебек эчә, дип әйтеп булмый. Бу проблеманы хәл итү, яшьләрне инглиз телен яхшы дәрәҗәдә өйрәтү максатыннан эре ширкәт белән килешү төзелгән.

 


Республикада JuniorSkills компетенциясе буенча эш алып барылуы сер түгел. Татарстанның тагын бер ноу-хауы: ул да булса “BabySkills” юнәлешен үстерү. Яшьтән үк балаларны профессиягә җәлеп итү ул профориентация эше түгел, ә кече мәктәп яшендәге балаларны күнекмәләргә өйрәтү. Бу яңалык башлангыч мәктәпкә дә, мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балаларга да кагыла.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20