Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2015

WSI инспекторлары, Казанга сәфәр алдыннан, Владимир Путин белән очраша

WSI инспекторлары, Казанга сәфәр алдыннан, Владимир Путин белән очраша24 мартта, Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин "WorldSkills International" (WSI) оешмасы президенты Саймон Бартли белән очраша, дип белдерә Кремль матбугат хезмәте.

Очрашу WSI халыкара комиссиясенең Россия Федерациясенең 2019 елда "WorldSkills Competition" Дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген билгеләү өчен инспекцион сәфәре кысаларында каралган.

Владимир Путин йөкләмәсе белән Россия Федерациясе профессиональ осталык буенча халыкара ярышлар үткәрүгә заявканы 2015 елның гыйнварында бирде, Ольга Голодец җитәкчелегендә оештыру комитеты булдырылган. Заявка хупланган очракта, ярышлар Казанда уздырыласы.

Билгеләп үтитк: "WorldSkills Competition" ярышларын үткәрүгә Казан белән бергә Париж һәм Шарлеруа дәгъва итә.

24-26 мартта Татарстан башкаласында кунаклар шәһәр инфраструктурасы белән танышачак һәм 25 мартта "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге ташын салу тантанасында катнаша. Казан ратушасында "WorldSkills Competition 2019" һөнәри осталык Дөнья чемпионатын үткәрү хокукына кандидат - Казан шәһәре заявкасын презентацияләү ниятләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20