Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.08.2015

WTI сортлы нефть бәясе соңгы алты елда минимумга кадәр төште

Нью-йорк биржасы ябылган вакытка WTI сортлы нефть бәясе 2,5 процентка - барреле 42,23 долларга кадәр, ягъни соңгы 6 елда иң түбән бәягә төшкән. Агымдагы елның июнь башы белән чагыштырганда, әлеге сортлы нефтьнең бәясе 31 процентка кимегән, дип хәбәр итә ТАСС.

Базардагы хәлләргә эре нефть эшкәртү заводларында ремонт һәм профилактика эшләре башлану йогынты ясаячак. Тагын бер фактор - базарга Иран нефте килә башлау. Пәнҗешәмбе көнне АКШ энергетика министрлыгының мәгълүмат идарәсе хәбәр иткәнчә, Иран нефтенең тәүлегенә 100 мең баррельгә кадәр беренче партиясе дөнья базарына ел азагында ук чыгарылырга мөмкин.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20