Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2016

XI Казан венчур ярминкәсендә югары технологияле 50ләп компания тәкъдим ителәчәк

27 апрельдә Казандагы “Корстон” комплексында XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре уздырыла.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында булган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов бәян итте. Очрашуда шулай ук “Пульсар Венчур Кэпитал” (“Pulsar Venture Capital”) венчур фонды генераль директоры Павел Королев катнашты.

Айнур Айдельдинов былтыр Россия һәм Казан венчур ярминкәләренең кушылуын искәртеп, быел Казан венчур индустриясе трендлары турында фикер алышу буенча илебезнең үзәк мәйданчыгына әверелә, дип билгеләп үтте. Әлеге чара венчур инвесторларын, эшкуарларны, илнең алдынгы технологик компанияләрен, үсеш институтлары, бизнес-инкубаторлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен җыя.

XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе һәм ТР Инвестицион-венчур фонды тарафыннан, Россия венчур компаниясе, Фәнни-теник өлкәдә кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды, Россиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән, оештырыла.

ТР Инвестицион-венчур фонды директоры сүзләренчә, Казан венчур ярминкәсе, һәр елдагыча, ике төп өлештән торачак. Аның конгресс блогында инновацион экосистема вәкилләре Россия венчур тармагы трендлары һәм көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышыр дип көтелә. Икенче блок исә үзләренең бизнесларын тәкъдим иткән инновацион компанияләр экспозициясеннән гыйбарәт була.

Ярминкәнең пленар утырышында хакимият һәм бизнес, инвестицион фондлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренең, дөньякүләм танылган экспертларның “Технологик ландшафтның заманча контурлары – Россия өчен глобаль базарларда мөмкинлек” дигән темага фикер алышуы планлаштырыла. Утырышта алар киләсе елларга үсеш сценарийлары турында сөйләшәчәк.

Программада каралган башка эшлекле чаралар рәтендә “Россия компанияләре өчен глобаль базарга күпер” дигән темага Россия-Ирландия түгәрәк өстәле, “Венчур инвесторлары һәм Россия сәнәгате – уңышлы альянс өчен шартлар” дискуссиясе, шулай ук стартаплар, инвесторлар, эшкуарлар һәм хакимият органнары мөнәсәбәтләренә нисбәтле, инновацион эшчәнлеккә бәйле сорауларга багышланган башка чаралар бар.

Айнур Айдельдинов әйтүенчә, иң перспективалы инновацион компанияләр дә, башлангыч чорда Россиядә гамәлдә булган барлык ярдәм чараларыннан файдаланганнан соң, үзләренең уйлап табылган проектларын базарга чыгару мәсьәләсендә билгеле бер авырлыклар кичерә. Югары технологияле стартаплар исә продуктларын глобаль базарга чыгарган очракта гына уңышка ирешә ала. Боларның барысы да бу өлкәдә үзгәрешләр заруриятен дәлилли.

Былтыр апрель аенда XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республикадан гына түгел, бөтен Россиядән венчур проектларын гамәлгә ашыру максатыннан, Казанда даими эшли торган венчур мәйданчыгы булдыруны йөкләде. Шул рәвешле, Президент Татарстан башкаласын төрле җирлекләрдән стартапларны җәлеп итеп, аларның проектлары чын мәгънәсендә бизнеска әйләнсен һәм Россия базарына гына түгел, глобаль базарга чыга алсын өчен, үстерү, өйрәтү полигонына әверелдерергә тәкъдим итте.

Шундый даими эшли торган халыкара мәйданчык Россия (Казан) венчур ярминкәсе кысаларында булдырылган. Инновацион компанияләрне үстерүнең төп чарасы бу төр компанияләрне акселерация программасы булачак.

Айнур Айдельдинов XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре экспозициясенең үзенчәлекле булачагына аерым игътибарны юнәлтеп, тәкъдим ителәчәк компанияләр быел башланган халыкара акселерация программасын узачак, дип билгеләп үтте.

Программа Россия технологик стартапларының тәкъдим сыйфатын үстерүне һәм аларга глобаль базарга чыгарга этәргеч бирүгә юнәлтелгән. 2015 елның октябрендә “Ачык инновацияләр” форумында ТР Инвестицион-венчур фонды, Фәнни-теник өлкәдә кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды һәм “Пульсар Венчур Кэпитал” тарафыннан югары технологияле компанияләр өчен акселерация программасын гамәлгә ашыру буенча килешү имзаланган. Аның нигезендә акселерация программасы әзерләнгән. Әлеге программа Россиянең төрле төбәкләреннән сыйфатлы инновацион проектларны сайлап алу, проектларга инвестицияләр җәлеп итү механизмын көйләү, стартапларны халыкара базарга чыгаруны тәэмин итү һәм Татарстанны ил һәм дөнья күләмендә инновацион полигон буларак танытуны максат итә.

“Алдагы елларда экспозициядә Татарстан компанияләре генә тәкъдим ителгән булса, быел география шактый киңәйде. Программада катнашуга Россиянең 37 шәһәреннән һәм 15 чит илдән җәмгысе 378 гариза кабул ителде. Шуларның 50се сайлап алыначак. Аларга Казан венчур ярминкәсе кысаларында үзләренең бизнесларын тәкъдим итү мөмкинлеге булдырылачак”, – дип сөйләде ТР Инвестицион-венчур фонды директоры.

Әлеге 50 компания арасыннан нибары 10сы сайлап алына. Алар акселерация программасының киләсе этапларында катнашу хокукын отачак. Бу компанияләргә 8 млн сумга кадәр инвестицияләр каралган, шулай ук глобаль базарга чыгу мөмкинлеге булдырылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20