Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы экраннарга чыга

Шимбә, 16 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасын тәкъдим итә. Быелгы фестиваль киң масштаблары, төрлелек арту һәм кертелгән яңалыклары белән башкаларыннан аерылып торды.

Фестиваль 5 нче сентябрьдән 11 нче сентябрьгә кадәр Казанда узды. Быел фестивальдә катнашу өчен 61 илдән 782 гариза кабул ителгән. Бәйге шорт-листына барлыгы 27 илдән 60 фильм кертелгән.

Көзнең беренче көннәрендә башлану гадәтенә күнеккән фестиваль быел да 5 нче сентябрь көнне старт алды. Бу көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 6 нчы сентябрьдә, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале вакытында, Казан Кремлендә «Ислам сәнгатендә Пәйгамбәр сүзе» дигән күргәзмә үз эшен башлады. Быелгы кино проектына «Милли кино секциясе» дигән конкурс кертелде. Конкурста республикада әзерләнгән яки Татарстанга багышланган картиналар бәяләнде. Фестивальнең бар күрке ябылу тантанасына тупланды һәм анда зур тамаша кунакларына бүләкләр тапшырылды.

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасын шимбә, 16 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 17:30 сәгатьтә карагыз. Зур тамашадан сез дә читтә калмагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций