Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2017

"Яңа Гасыр" белән ял көннәрен Батыровлар гаиләсе уздырды

Узган шимбәдә Кукмарадан килгән Батыровлар гаиләсе ял көннәрен «Яңа Гасыр» телеканалы белән уздырдылар. Сәбәбен телеканал тамашачылары күптән белә: 15 нче май — Халыкара гаилә көнендә «Яңа Гасыр» телеканалында «В объективе ТНВ — большая семья» социаль проекты старт алды һәм аның нигезендә һәр атнада Татарстанның күпбалалы бер гаиләсе үз ял көнен «Яңа Гасыр» белән бергә уздыра.

Шундый гаиләләрнең берсе булып, Батыровлар гаиләсе сайланды. Батыровларны һава торышы бик матур көн белән сөендерде. Яңгыр кәефләрен бераз үзгәртергә уйласа да, гаилә әгъзаларының бәйрәм кәефен ул киресенчә күтәреп кенә җибәрде. Батыровлар шәһәр зоопаркында булдылар, күзәтү тәгәрмәчендә әйләнделәр һәм аквапарк киңлекләрен урарга да онытмадылар. Барысы да ияләнелгән гадәт буенча барды. Соңыннан гаиләне зур табын һәм гаилә кичке ашы көтә иде.

Гаилә тарихы белән таныштырсак, Римма һәм Вячеслав бергә 20 елга якын яшиләр. Ерак 1998 нче елда алар Кукмара район мәдәният йортында дискотекада танышалар. Вячеслав ул вакытта Римма белән биюен язмыш очрагы дип башына да китермәгән. Шул вакыттан бирле алар матур һәм тату тормыш кичерәләр, ә балалары аларның дөнья ямен тагын да балкытып кына җибәргән.

Соңыннан гаилә башлыклары «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә үз рәхмәтләрен дә белдерделәр: «Без үзебез мондый ерак сәфәргә балалар белән кузгалмас идек. Бәйрәм көне безнең гаиләне кабаттан берләштерде һәм без бу көнне бик яратып уздырдык. „Яңа Гасыр“ телерадиокомпаниясенә гаиләбез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез».

Шик юк, бәйрәм шимбәсе гаилә тарихына матур бер татулык бәйрәме буларак теркәлеп калыр.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха