Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2017

"Яңа дәвер" заманча музыка концерты татарда төрле жанрдагы музыка барлыгын күрсәтте

Кичә, Казанның Иске Татар бистәсендә, Шәһәр көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында, «Яңа дәвер» исемле заманча татар музыкасының концерт-презентациясе узды. Концертта заманча татар музыкасы вәкилләре «Шүрәле» төркеме (Мәскәү), Базарбай Бикчәнтаев (Кытай), Ринат Гыйльфанов, Арслана, Альберт Исмаил, Миләүшә Сафина, Azat Sound Sustem (Азат Гыйльметдинов) төркеме, ANN SU, Азат Гыймадиевлар катнашты. Алар башкаруында төрле жанрларда (этно-джаз, фьюжн, поп, кантри, брит-поп, рок-баллада, нео-классика, поп-рок, һ.б.) җанлы тавышка җырланылган заманча татар җырларын ишетеп булды.

Проектның максаты дип оештыручылар сыйфатлы заманча татар музыкасы үсешенә мәдәни мохит тудыру, профессиональ музыкантларны бергә җыю, иҗатка яңа гына килүче яшьләргә үсү өчен һәртөрле ярдәм кулу сузу һәм заманча мәдәният белән бергә татар телен саклауны атый.

«Концертта өлкән буын кешеләре дә ахырга кадәр утырды», — дип сөйләде «Татар информ» хәбәрчесенә проектның һәм «Яңа дәвер» социаль продюсерлык үзәгенең генераль директоры Рамил Таҗетдинов. Ул проектны уңышка иреште дип саный: «Без үзебезне бу концертта җиңеп чыктык дип уйлыйм. Халыкка нинди җырлар башкаруыбызны күрсәттек. Бөтенесенә дә ошады. Алла бирса, җәй саен концерт һәм көз саен „Яңа дәвер“ премиясен тапшыру тантанасын оештырачакбыз. Алардан тыш әле төрле шәһәрләрдә, төрле илләрдә презентация концертлары булачак», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Яңа дәвер"нең арт-директоры Альберт Исмаил: «Куелган максатларга ирешә алдык. Райдер буенча безнең бүген яхшы җиһазлар булды. Казанның мәдәният идарәсенә рәхмәт әйтәсем килә, чөнки без сораган җиһазлар белән алар безне тәэмин иттеләр. Бу сәхнәнең түбәсе дә юк иде, шалтыраткач, ул мөрәҗәгатьне дә үтәделәр. Кыска вакыт эчендә генә музыкантлар белән бик каты эшләдек һәм нәтиҗәгә ирештек дип әйтәсе килә», — диде.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин