Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.12.2015

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда комммуналь хезмәтләр тәүлек буе кизү торачак

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда комммуналь хезмәтләр тәүлек буе кизү торачак Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның комммуналь хезмәтләре тәүлек буе кизү торачак.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин катнашында уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бәйрәм көннәрендә шәһәрдә юлларны чистарту эшенә көн саен составында 162 кеше һәм 49 берәмлек техника булган 29 авария-торгызу бригадасы җәлеп ителәчәк.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында энергия ресурсларын планлы рәвештә сүндерү каралмаган, авария очракларында гына үзгәрешләр булырга мөмкин. Идарәче оешмалар тарафыннан составында 101 кеше булган 28 авария бригадасының кизү торуы планлаштырыла, ишегалларын кардан арындыру өчен урам себерүче 1577 кеше һәм 120 берәмлек техника эшләтү ниятләнә.

Торак фондында каты көнкүреш калдыкларын җыю, утильләштерү көн саен, ә ял көннәрендә идарәче оешмалар мөрәҗәгате буенча гамәлгә ашырылачак. 30 һәм 31 декабрь көннәрендә исә техника көчәйтелгән режимда эшләр, чүп максималь дәрәҗәдә чыгарылыр дип көтелә. Бу максатларда көн саен 45 чүп ташу машинасы һәм бункеровоз шәһәрнең чисталыгын тәэмин итәчәк.

Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү һәм террористик куркынычны кисәтү өчен профилактик чаралар күрелгән, шул исәптән күп фатирлы торак йортларның подвал һәм чормалары тикшерелгән. Янгын чыгу куркынычын киметү максатыннан, бәйрәм көннәрендә торак фондында, бигрәк тә халыкның имин булмаган катламнары, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр яшәгән урыннарның, шулай ук тулай торакларны янгынга каршы иминлек торышына аерым игътибар бирелә. Бу эш бүген дә дәвам итә, аны чәршәмбегә төгәлләү күздә тотыла.

“Яңа ел бәйрәмнәрендә һәрчак чыгарылмаган гаять зур күләмдәге чүп-чарга бәйле рәвештә проблема килеп чыга. Соңгы елларда аның күләме шактый артты, чүп-чарның составы да үзгәрде. Бүген залдагы һәр җитәкче бәйрәм көннәрендә төнге кизүгә иң җаваплы хезмәткәрләрне кую заруриятен аңлый. Нинди генә очрак булмасын – чүп чыгарумы ул, кардан арындыру яки боз сөңгеләрен ватумы – без тулысынча әзер булырга тиеш”, – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20