Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2015

Яңа елда кагыйдәләр үзгәрә

2015 елдан ЮХИДИ өлкәсенә карый торган яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Белгәнебезчә, 2014 елдан автомобильләргә техник күзәтү башкару аккредитациясен иминият ширкәтләренә тапшырдылар.


- Моны берничек тә көтмәгән идем. Машиналарны техник яктан күзәтү сату-алуга әйләнмәсен өчен, аны Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына тапшыру урынлырак булыр иде, чөнки диагностика карталары теләсә нинди киоскта сатыла, – дип саный Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасарыРадик Рамазанов.

Автомобильне тикшермичә генә техник күзәтүнең үткәрелүе турында документ язып бирүче операторлар җаваплылыкка тартылып, 300 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булачаклар.

Радик Рамазанов Швециядәге системаны да үрнәк итеп китерде. Аның әйтүенчә, техник күзәтү анда төгәл үтәлә, шул сәбәпле җитди юл-транспорт һәлакәтләре дә күзәтелми. Ә безгә, ни кызганыч, Швециягә кадәр ерак әле...

Хәзер электрон дәүләт хезмәтләре ярдәмендә дә сатып алган транспорт чарасын яңадан теркәргә мөмкин. Ярты ел дәвамында дәүләт теркәү билгеләренең (номерлар) искесе белән дә йөрергә ярый.

Автомәктәпләрдә хезмәткәрләр җитми

ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары исә автомәктәпләр темасын да кузгатты. Хәзерге вакытта Татарстандагы 268 автомәктәпнең 210ы гына үз эшен дәвам итәргә гариза биргән. Әлегә аларның 40ы гына уңай хәл ителгән. Алар арасында Чистай, Чаллы, Түбән Кама автомәктәпләре бар. Автомәктәпләрнең күбесе уку-укыту программасын интернеттан гына күчереп язып җибәрә икән. Хәзер исә теләсә нинди автомәктәпнең “китек”ләрен интернеттан да белеп була, чөнки һәр мәктәп үз сайты булырга тиеш. Ә анда инде, барысы да языла, хәтта техник хезмәткәрләрнең исемлеге дә! Әгәр элек бер мастер берничә автомәктәпкә хезмәт күрсәтсә, хәзер болай эшләү тыела, чөнки профессиональ мастерлар оешманың штаттагы хезмәткәре булып саналырга тиеш. Ләкин, ни кызганыч, автомәктәпләргә мастерлар җитеп бетмәү проблемасы әле һаман да чишелеш тапмаган.

Болар белән беррәттән теркәү кагыйдәләре дә үзгәрә. Әгәр элек машина йөртү таныклыгын кияүгә чыкканнан соң да алыштырмаска яраса, узган елның 5 ноябреннән яңа кагыйдә кертелде. Аның нигезендә сез үзегезнең яңа идентификацион мәгълүматыгызны җиткерергә тиешсез.

Тахограф куйдыру мәҗбүри

Йөк транспорт чараларына куела торган тахографларга бәйле дә үзгәреш бар. Бу җиһаз машинаның тизлек режимы белән беррәттән, йөртүченең хезмәт һәм ял режимын күзәтеп барырга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта тахографлар кую Н-3 категориясенә кергән автомобильләргә, ягъни авырлыгы 12 тоннадан арткан машиналар гына мәҗбүри. 1 апрельдән кагыйдә үзгәрә: Н-2 категориясенә кергән машиналарда (авырлыгы 3,5 тоннадан ким булмаган, әмма 12 тоннадан да артмаган, җиһазлар, йөк ташу өчен кулланыла торган автомобильләр) да әлеге җиһаз булуы мәҗбүри. Аларны урнаштыру 300-500 мең сумга төшә. Саран ике тапкыр түли дигәндәй, тахографсыз йөрмәүче физик затларга 1-3 мең, ә юридик затларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салыначак.

Үзең ясаган машиналар законлымы?

Җәмәгать транспортында йөрү кайвакыт кешеләр өчен куркыныч тудыра. Пассажирларның автобус эчендә егылуы гадәти хәл кебек кабул ителә хәзер. Әмма кеше егылудан, бәрелү-сугылудан берәр җирен имгәтергә дә мөмкин. Моның өчен җаваплы машина йөртүче йә административ рәвештә кулга алына, йә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге вәзгыятьне тәртипкә салырга теләгән. Җәмәгать траснпорты йөртүчеләренең күбесе мигрантлар икәнен исәпкә алсак, алар йөртү таныклыкларын югалту урынына берничә тәүлек рәшәткә артында утырып чыгуны хуп күрә. Тик моннан алар үзләренә бернинди сабак алмый.

Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары үзлектән ясалган транспорт чаралары турында да сүз катты.

- Әлеге транспорт чарасы белән үз бакчасында гына эшләсә бер хәл иде, кешеләр бит әле аларда урамда да йөри. Тик без мондый машина белән куллануны тыя алмыйбыз, чөнки бу хакта махсус закон яки кагыйдә кабул ителмәгән. Менә шундый хокукый буталчык килеп чыга, – диде Радик Рамазанов.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20