Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2017

“Яңа Гасыр” телеканалы аерылышу проблемасына багышланган зур ток-шоу оештыра

Гаилә көне уңаеннан «Яңа Гасыр» телеканалы игълан иткән «В объективе ТНВ — большая семья» социаль проекты нигезендә шимбә, 8 нче июль, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Развод: за и против» дип исемләнгән зур ток-шоу оештырыла.

«Ток-шоу безнең телеканалда игълан ителгән „В объективе ТНВ — большая семья“ социаль проекты нигезендә уздырыла. Студиягә килгән кунаклар белән проблемалы, ләкин, кызганычка каршы, бүгенге көндә актуаль булган гаиләләр таркалу мәсьәләсенә тукталырга уйлыйбыз. Быелгы елда республикада таркалган гаиләләрнең күрсәткечләре ничаклы? Ир белән хатын нинди сәбәпләр бәрабәренә мөнәсәбәтләрен өзә? Балаларны аерылышуның тискәре нәтиҗәләреннән ничек саклап калырга? Күп кенә борчыган сорауларга җавапны ток-шоуның мөхтәрәм кунаклары эзли,» — дип сөйләде ток-шоуның алып баручысы Матвей Апросин.

Шимбә «Развод: за и против» дип исемләнгән зур ток-шоуны 8 нче июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 11:00 сәгатьтә, ә 9 нчы июль тапшыруның кабатлау чыгарылышын 20:30 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин