Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2017

"Яңа Гасыр" телеканалы футболистлары өченче урынга лаек булды

Соңгы араларда "Яңа Гасыр" телеканалының футбол командасы яңадан-яңа спорт дәрәҗәләре белән сөендерүен дәвам итә. 18 нче июньдә "Спорт һәм Бизнес 2017" Кубогына узган Еллык мини-футбол турнирының Алтын плей-офф уеннарында телеканал командасы өченче урынга лаек булды.

Төрле оешма командаларын үзенә туплаган Казан шәһәре Бизнес лигасы "Корпоративный спорт" проекты нигезендә уздырыла. Май башында "Яңа Гасыр" командасы "Яз 2017" сезонының көмеш медаль ияләре булып танылдылар. Якшәмбе көнне узган "Спорт һәм Бизнес 2017" Кубогына сезонда сизелерлек алгарышка ирешкән оешма командалары чакырылган. Алар арасына "Яңа Гасыр" телеканалының футбол командасы да эләккән.

Зур турнирда өченче урын яулаган "Яңа Гасыр" телеканалы футбол командасын чын күңелдән котлыйбыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!