"Яңа Гасыр" телеканалы күрсәткечләре “Матч ТВ”ныкын узган

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында телевизор карау күрсәткечләре «Матч ТВ» спорт телеканалына караганда югарырак килеп чыккан. Күрсәткечләр мәгълүматын «Mediascope» чыганагы китергән. Нәтиҗәләр «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында КХЛ чемпионатының ¼ финал уеннары (Казанның «Ак Барс» һәм Омскның «Авангард» хоккей клублары арасындагы уеннар) буенча исәпләнгән.
Сезон трансляцияләрен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы яңача башлап җибәрде. Беренче чиратта, яңалык спорт әңгәмәләренең үзгәрешендә күзәтелә. Хоккейны күзәтергә хәзер «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капкачысы Андрей Царев ярдәм итә. Тәнәфестә спортчы белән бергә уенның иң кызык мизгелләре тикшерелә. Яңалыклар кертелүнең нәтиҗәсе үзен озак көттермәде: күп телевизор караучылар
«Плей-офф җитү белән трансляция үзенчәлекләрен берникадәр үзгәрттек. Хәзер һәр уенда безнең студия эшли. Казанда уйнаганда, „Татнефть Арена“ спорт сараеннан, ә читтәге уен булса, трансляция зур студиядән телевидение бинасында уза. Шулай ук комментатор белән уенны хәзер эксперт та күзәтә. Эксперт ролендә гадәттә элеккеге хоккейчылар чакырыла. Өченчедән, без интерактив экран файдалана башладык, ягъни хәзер һәр эпизодны махсус схемалар ярдәмендә тикшерергә мөмкин. Менә шул факторлар уңышка ирешергә ярдәм иткән дип уйлыйм,» — дип бу уңыштан соң үз фикере белән уртаклашты спорт тапшырулары баш редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов.
Ахыргы хәбәрләр
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды