Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2017

“Яңа Гасыр” телеканалы сериал буенча конкурс уздыра

«Яңа Гасыр» телеканалы телевизор караучылар өчен «Последний янычар» сериалы буенча яңа конкурска старт бирә. 17 нче апрельдә «Яңа Гасыр» телеканалында «Последний янычар» сериалы күрсәтелә башлый. «Последний янычар» 115 сериядән тора, ул Россия һәм Украина режиссерлары тарафыннан 2014 нче елда төшерелгән. Шушы сериал буенча «Яңа Гасыр» телеканалы конкурс игълан итә.

Конкурс сериалның премьерасы көнендә, 17 нче апрельдә, башлана һәм алты ай буена дәвам итә, ләкин аның нәтиҗәләрен һәр айның ахырында чыгарып барырга килешенгән. Тамашачыларга балл буенча бәяләнгән берничә сорауга җавап бирергә кирәк була. Иң күп балл җыючы җиңүче булып таныла һәм аларга бүләк рәвешендә кофе кайнату җайланмасы - турка бүләк ителә.

Берничә катнашучының баллары бертөсле булган очракта, аларга өстәмә сорауга җавап бирергә туры килә. Монда җиңүчене тизлек билгели — кем җитезрәк җавап бирә, шул җиңүче булып таныла.

Моннан тыш, җиңүчеләрнең исемнәре һәм фотосурәтләре «Яңа Гасыр» телеканалының рәсми сайтында, телекомпаниянең социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә урнаштырыла һәм «Последний янычар» сериалы барганда, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы экраннарына чыгарыла.

Беренче биш серия буенча сораулар (күрсәтүнең беренче атнасы) 21 нче апрельдә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге телеканал төркемендә урнаштырыла: vk.com/tatarstan_tnv

Сезне «Последний янычар» фильмы буенча уздырылган конкурста катнашырга чакырабыз. Сериал 17 нче апрельдән «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 9:00 һәм 23:00 сәгатьләрдә күрсәтелә башлый.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера