Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2017

«Яңа Гасыр» телеканалында Пушкин туган көненең турыдан-туры трансляциясе күрсәтелә

Бүген «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Рус теле көненә һәм рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 218 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме һәм тантаналы чаралардан турыдан-туры трансляция алып бара.

Ел да үткәрелә торган чараларның берсе - рус шагыйренең һәйкәле каршында шигърият бәйрәме үткәрү. Рус теле көнендә Пушкин һәйкәле каршында аның үзе язган классик шигырьләре яңгырый. Һәйкәл төбенә аның иҗатын яраткан һәм рус шигъриятенә битараф булмаган, рус телен чын-чынлап сөйгән кызыксынучылар җыела. Һәрвакыттагыча рус шигърияте бәйрәме быел да күп халыкларны үзенә берләштерер дип көтелә. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты катнаша.

Рус теле бәйрәме рәсми билгеләп үтелә торган тантана рәвешендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 2010 нчы елда кабул ителә. Рәсәйдә билгеле көн РФ Президенты карары нигезендә 2011 нче елда беркетелгән.

Пушкин бәйрәменнән турыдан-туры трансляцияне «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6 нчы июнь 11:00 сәгатьтә карагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин