Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

“Яңа Гасыр” телеканалында Ураза гаете бәйрәменнән трансляция күрсәтелә

Якшәмбе, 25 нче июнь, «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында Ураза гаете бәйрәменә карата оештырылган махсус бәйрәм трансляциясе күрсәтелә. Беренче турыдан-туры трансляция «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 03:30 сәгатьтә башланып китә. Соңрак трансляция телеканалда кабатлап күрсәтелә.

Искәртеп узыйк, бәйрәм трансляциясе Казан үзәгендә урнашкан Гали мәчетеннән алып барыла. Гает намазында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

Ике телеканалда бәйрәм чаралары ике төрле вакытта ялгана: «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дип исемләнгән трансляция «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында иртәнге 7:00 сәгатьтә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 9:00 сәгатьтә башланып китә. Трансляцияләр мәчеттә бәйрәм намазын укып, Казан мәчетендәге Гает намазын күрми калган дин кардәшләренә атап махсус шул тәртиптә күрсәтелә.

Бу бәйрәм — Аллаһы Тәгалә каршында булган зур бурычны үтәп, төннәрен тәравих намазлары укып шәрәфләнгән бәндәләр өчен бигрәк тә шатлыклы зур бәйрәм. Рамазан ае тәмамланып, Гыйдел-Фитыр — Ураза гаете бәйрәме җитүе белән, барлык мөселманнар Гает намазына җыела.

Якшәмбе иртәсендә Ураза гаете бәйрәменнән турыдан-туры трансляцияне «Яңа Гасыр» телеканалында карагыз. Ураза гаете мөбарәк булсын!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций